Хөкүмәт турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм боеру органы булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе алдында җаваплы.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты министрлыкларны, Татарстан Республикасы дәүләт комитетларын һәм үз карамагындагы башкарма хакимиятенең башка органнарын берләштерә, эшләрен юнәлтә һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тота.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзенең эшендә түбәндәге хокук документларына таянып эш итә:
 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз компетенциясе кысаларында:
 
  • министрлыклар, дәүләт комитетлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары турында нигезләмәләрне раслый, структураны һәм аппаратта хезмәт күрсәтчеләр санын билгели;
  • Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләренең урынбасарлары вазыйфасына билгели һәм вазыйфадан азат итә; министрлыклар коллегияләре, дәүләт комитетлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятендәге башка органнарның составын раслый;
  • хәзерге Законга башкарма властеның җирле һәм республика органнарын оештыру тәртибен һәм аларның эшчәнлеген билгели; алар хезмәтләренә түләү күләмен һәм нормативларны карап урнаштыра;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башкарма хакимиятнең республика органнары кабул иткән норматив хокукый актларның (ведомствога караган норматив хокукый актлар) федераль законнар җыелмасына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән хокукый актларга туры килүен күзәтеп тора.

Соңгы яңарту: 2023 елның 16 июне, 08:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International