Рөстәм Миңнеханов КХР Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй белән очрашты

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды. 

Искәртәбез, Мяо Вэй Казанга сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында катнашу өчен килде. Утырыш бүген Казан Ратушасында булачак. 

Министрны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассзыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре – төрле яклы стратегик характердагы хезмәттәшлек ул: иң югары дәрәҗәдә даими сәяси диалог та, актуаль халыкара һәм төбәк мәсьәләләре буенча илләрнең бердәм позициясе дә.      

Кытай – Россиянең иң эре сәүдә партнеры, диде Татарстан Республикасы Президенты. 2016 елда товар әйләнеше $66 млрд. җитте, ә быелның I яртыеллыгында үткән елның шушы чорына карата 35% тәшкил итә. 

Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышлар үсешенә зур әһәмият бирелә. «Без Кытай белән бүгенге мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен яхшы дип бәялибез һәм безнең багланышларны киңәйтүгә зур игътибар бирәбез, бу багланышлар Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлгән, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан-Кытай товар әйләнеше 1,4 мәртәбә артты һәм $372 млн. тәшкил итте. 2017 елның беренче яртыеллыгында безнең сәүдә 1,75 мәртәбәгә артты». 

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бүген Пекинда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, Казанда исә КХР Генераль консуллыгы бар. Берничә Кытай провинциясе, компаниясе һәм югары уку йорты белән килешүләр гамәлгә ашырыла. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытай партнёрлары белән Татарстанда берничә эре проект гамәлгә ашырыла. Менделеевскта Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе катнашында минераль ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» заводы төзелде. «Хайер» корпорациясе Татарстанда суыткычлар чыгару предприятиесен эшләтеп җибәрде һәм   киләчәктә республика территориясендә индустриаль парк ачарга җыена. Тяньцзин икътисадый һәм техник үсеш зонасы тарафыннан «Алабуга» МИЗның 3 нче этабын үстерү өчен уртак предприятие булдыру эше алып барыла. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай арасында нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, фән, мәгариф, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яхшы перспективалар булуын билгеләп үтте. 

Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Мяо Вэй  Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлегенең Россия-Кытай ике яклы мөнәсәбәтләрен үстерү өчен гаять мөһим булуын ассызыклады.    

Татарстан башкаласына эш сәфәре кысаларында Кытай Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй шулай ук «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка, Казан федераль университетына, В.И. Ленин музей-йортына барырга һәм Казан вертолётлар заводының җитештерү линияләрен карарга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International