Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау Татарстанда 93 процентка башкарылган

2017 елның 23 сентябре, шимбә

2017 елда республикада капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме - 93 %. Хәзерге вактытта урыннарда документларны төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Кпиталь ремонт һәм төзелеш объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү дәрәҗәсе артты, дип билгеләде Алексей Фролов. "Агымдагы ике атнада Дәүләт торак инспекциясе 54 тикшерү уздырган. Кагыйдә бозу ачыкланмады. Гомумән ел башыннан 43 муниципаль берәмлектә 3 275 тикшерү уздырылды,  1 7 муниципаль берәмлектә 54 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды", - дип хәбәр итте ул.

Капиталь ремонт программасына кергән 146 мәгариф учреждениесендә эшләр бер объектта гына тәмамланмаган - Казандагы 28 нче гимназиядә. Хәзер анда нигне ныгыту һәм башка төзелеш эшләре бара. Укучылар вакытлыча башка мәктәпләрдә белем ала. 10 ресурс үзәктән капремонт эшләре берсендә генә ахырына кадәр җиткерелмәгән - Халыкара сервис колледжында. "Ике атнада эшләр төгәлләнәчәк, дип уйлыйм", - диде Алексей Фролов. 

Мәдәният объектларында алдан каралган эшләрнең 97,7 проценты тәмамланган. 99 процентка авыл җирлекләре советлары биналарында капиталь ремонт башкарылган. 207 елда программага эләккән бөтен 74 поликлиникада да эшләр кайный. Бер атнада 6,5 процент эшләр башкарыла, ә гомумән 42,5 процент эш башкарылган. 

"Иҗтимагый киңлекләр программасы буенча эшләр 70 процента башкарылган. Эшләр 68 объектта алып барыла. Алтысы тәмамланган. Өч объектта эшләр тәмамланып килә", - диде ТР төзелеш министрлыгы башылыгының урынбасары. - Газификацияфонды да эшләрен 98 процентка башкарганнар". 

Аерым киңәшмәдә Ютазы районы административ үзәге Уруссуда индивидуаль җылылык системаларына күчү мәсьәләсе каралды. Поселоктагы 3999 фатирдан 3302 гаилә котеллар куюга килешүләрне изалаган. 2816 фатирда газ җибәрелгән һәм кешеләр үзләре температураны билгели ала. Бер атнада 156 фатир программага кушылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International