Республиканың 15 муниципаль берәмлегендә җылыту сезоны башланган

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Татарстанда җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытка 15 муниципаль район җылылыкны кабызганнары турында хәбәр иттею Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә билгеле булды. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

"Киләсе атнада төнге температуралар кимүе көтелә. Хәзерге вакытта җылыту чорын 15 муниципаль берәмлектә башлау турында карар кылынган. Социаль өлкә учреждениеләр җитәкчеләреннән килгән гаризалар буенча 1986 объектта җылыту кабызылган, бу гомуми планның 24 процентын тәшкил итә. 939 күп фатирлы йортка җылылык бирелгән", - дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Ул билгеләгәнчә, республикада җылыту системасы әзер, һәм әлеге мәсьәләне аеруча игътибарда тотарга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International