ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта көзге кыр эшләренең барышы һәм ашлыкка базар бәясе хакында фикер алыштылар

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Ашлыкка базар бәясе әлегә аның үзкыйммәте дәрәҗәсендә кала. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Министр әйтүенчә, икмәкне түбән бәядән сату буенча да авырлыклар бар, чөнки ихтыяҗ зур түгел. Марат Әхмәтов Татарстанны, башка субъектлардан аермалы буларак, чыгымнарны каплауда сөт сатудан кергән табыш коткаруын билгеләп узды.

"Көн саен 3,3 мең тонна сөт сатып, без 70 миллион сумга якын акча кертәбез. Уңыш җыеп алу кебек чыгымлы чорда бу табыш безгә бик зур ярдәм", – ди ул. Сөт бәяләре былтыргы дәрәҗәдә, министр октябрь-ноябрь аенда бәяләрнең артырга мөмкинлеген дә искәртте.

Марат Әхмәтов ашлыкка бәяләр яхшыруын бөтенләй үк инкарь итми. Аның әйтүенчә, Россиянең авыл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, Америка белән Канадада ашлык узган елга караганда кимрәк булырга охшаган. “Бәлки дөнья күләмендә ихтыяҗ артып, Россиянең эчке базарында ашлыкка бәяләргә йогынтысы булыр”, – ди ул.

Марат Әхмәтов бүген Ютазы, Спас, Тәтеш, Шәмәрдән элеваторларының ашлыкны базар бәясеннән сатып алуларын әйтте. “Шәхсән үзем ашлыкка түбән бәя булудан фаҗига ясамыйм. Кышын да бәяләр берникадәр үзгәреп алырга мөмкин. Ашлыкны саклау урыннары җитәрлек. Икмәкне өстәмә киптерү дә кирәк түгел. Ул болай да ындыр табакларына 12-13 процент дымлылык белән килде. Чистартасың да, саласың гына. Берәр ел саклый алырлык”, – дип билгеләп узды министр.

Марат Әхмәтов көзге чәчү өчен минераль ашламаларга республика казнасыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Президенты тарафыннан карар кабул ителгәнен дә әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International