Татарстан Республикасы Президенты WorldSkills Abu Dhabi 2017 чараларында катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу Даби шәһәренә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә) килде, анда ул һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ярышларында җиңүчеләрне котлау һәм аны ябу тантанасында катнашачак.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышларының төрле мәйданчыкларында булырга һәм Абу-Даби (ADNEC) Илкүләм күргәзмә үзәгендә дөнья чемпионатын узддыру өчен махсус булдырылган инфраструктураны карарга җыена. 

Татарстан Республикасы Президентының эш программасы кысаларында  «Strategic Marketing & Exhibitions» (БГӘ) компаниясе җитәкчесе, Дубайдагы Еллык инвестицион  форум президенты Дауд Әль-Шәзави белән очрашу каралган. «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе бүгенгә БГӘдә күргәзмәләр һәм конференцияләр, шул исәптән WorldSkills Abu Dhabi 2017не оештыручыларның иң эреләреннән берсе. 

Чемпионат ябылганда WorldSkills флагын 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казан шәһәрендә кабул итүче Россия Федерациясе делегациясенә тапшыру тантанасы узачак. WorldSkills флагы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодецка тапшырылачак,  дип көтелә. Аның белән бергә чемпионат флагын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Оештыру комитеты әгъзалары: Казан мэры Илсур Метшин, «Яшь һөнәрмәннәр (Ворлдскиллс Россия)» берлеге гендиректоры Роберт Уразов, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе гендиректоры Алексей Лихачев кабул итеп алачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International