Татарстан Президенты «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтү советы утырышында катнашты

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтү советы 55 нче утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә  Фазлыева, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Чыгышында Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2017 елда Татарстан берничә эре чара кабул итте. Шул исәптән Конфедерацияләр Кубогы матчлары, Red Bull Air Race авиаузышлары, физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм югары вазыйфа затларның халыкара конференциясе  («МИНЕПС VI») һәм башкалар. Моннан тыш, якындагы елларда республикада 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты, һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition-2019 дөнья чемпионаты, 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак.

«Без эре спорт вакыйгаларын уздыру өлешендә, аеруча спортны үстерү буенча Дирекция һәм Татарстан Республикасы эшчәнлеген югары бәялибез, - диде Виталий Мутко. - Казан танылырлык спорт үзәгенә әверелде. Сезгә җитди чараларны уздыруны ышанып тапшыралар һәм сезгә бик теләп киләләр».

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Виталий  Муткога һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгына төрле проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

«Киләсе елның мөһим вакыйгасы – футбол буенча дөнья чемпионаты. Дирекциянең тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре бу чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итәчәк, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Эшче һөнәрләре буенча WorldSkills чемпонатына әзерлек эше тиешенчә бара. Төп йөкләнеш Дирекциягә төшә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күптән түгел Татарстан вәкилләре Абу-Дабидагы WorldSkills ярышларын уздыру тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Аннары утырышта катнашучылар 2017 елда Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычларын билгеләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International