Рөстәм Миңнеханов Хошимин шәһәре җитәкчелеге белән хезмәттәшлекнең төрле формалары турында фикер алыштылар

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хошимин шәһәренең Халык комитеты Рәисе урынбасары Ле Тхань Лием белән очрашты. Очрашу Вьетнамга Татарстан Президентының эш сәфәре кысаларында Хошимин администрациясе бинасында узды. 

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Хошиминда Генераль консулы Алексей Попов,  ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда ассызыклаганча. Татарстан Россия - Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында үзара файдалы хезмәттәшлек яклы. Аеруча Хошимин белән элемтәләрне үстерүгә кызыксынуны белдерде. 

"Хошимин - Вьетнамның халык саны, финанс һәм икътисадый мөмкинлекләре буенчп иң эре шәһәре. әһәмиятле фәнни һәм мәдәни үзәге. Шәһәр илгә керә торган чит ил инвестицияләренең зур өлешен җәлеп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Безнең югары дәрәҗәдәге яхшы мөнәсәбәтләребезне төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә дә дәвам итәргә кирәк", - диде ТР Президенты. 

Ул билгеләгәнчә, Россия һәм Вьетнам лидерлары 2020 елда үзара сәүдә әйләнеше күләмен 20 млрд. долларга җиткерергә кирәк дип килештеләр. "Әлеге күрсәткечләргә ирешер өчен, тырышып эшләргә кирәк. Татарстан үз дәрәҗәсендә сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерергә ярдәм итәргә әзер". - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ле Тхань Лием Татарстан Президентына визиты өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Хошимин чит ил хезмәттәшләре өчен ачык. Алдынгы урында - югары технологиялә сеәнәгатьне үстерү. мәгълүмат технологияләрен алга этәрү. 

Шуннан яклар алга таба хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International