Рөстәм Миңнеханов: Бөтендөнья ислам икътисадый форумы һәм KazanSummit берсе өчен берсе файдалы булыр иде

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Пленар утырыш тәмамлангач, чарада катнашучылар 13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумы күргәзмәсенә юнәлделәр. Биредә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанның сәнәгать кластеры һәм инфраструктурасын тәкъдим итүче стенды бар иде. Аерым интерактив экран Казанда 2018 елның 10-12 май көннәрендә узачак "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" унынчы халыкара икътисадый форумы турында мәгълүматны күрсәтеп торды. 

Малайзия Премьер-министры Наджиб Абдул Разакка Татарстан стенды турында Рөстәм Миңнеханов аңлатмалар биреп барды һәм республиканың социаль-икътисадый вәзгыяте турында сөйләде. Очрашуда Малайзия Премьер-министры Татарстанның суднолар төзү һәм вертолетлар җитештерү мөмкинлекләре белән кызыксынды. 

Татарстан Президенты форум кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрде. 

Саравак провинциясе губернаторы Абдул Таиб Мәхмүдне Рөстәм Миңнеханов Россиягә чакырды һәм илебез белән танышуны Татарстаннан башларга тәкъдим итте. Алар ислам мәгарифе өлкәсендә багланышларны үстерергә дини уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре белән алышу турында килештеләр.

Саравак штаты баш министры Абдул Рахман Джохари Опенг белән очрашуда икътисадый багланышлар турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов министрны KazanSummit-2018 форумында катнашырга өндәде. 

Иран Ислам Республикасы мәгълүмат һәм коммуникацияләр министры Мөхәммәд-Джавад Азари Джахроми очрашуда Россиядә мәгълүмат технологияләре проектларын алып баручылар белән очрашырга теләвен белдерде. Рөстәм Миңнеханов шунда ук РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән элемтәгә керде һәм яклар бу өлкәдә Россия-Иран хөкүмәтара комиссиясе утырышын Казанда үстәрергә килештеләр. 

Бөтендөнья икътисадый форум фонды рәисе Муса Хитам белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов киләчәк җыелышларның берсен KazanSummit мәйданында үткәрүне тәкъдим итте. Оештыруда көчләрне берләштерү Малайзия форумы һәм Казан саммиты өчен дә файдалы булыр иде. Татарстан Президенты идеясе форум җитәкчелегендә кызыксыну уятты. Рөстәм Миңнеханов аларны да KazanSummit-2018 форумында катнашырга өндәде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International