Алексей Песошин берничә оешмага сыйфат өчен Татарстан Хөкүмәте бүләкләрен тапшырды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2017 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен Татарстан Хөкүмәте бүләкләренә республика конкурсы дипломантларын һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды.

ТР Хөкүмәте рәисе үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан - Россиядә сыйфат өчен конкурсы даими узган аз сандагы төбәкләрнең берсе.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, бүләкләү тантанасы - ул хезмәт коллективлары эшенең күренеп торган нәтиҗәсе, үз оешмаң өчен, гомумән үз республикаң үсеше өчен көндәлек тырыш хезмәт.

Конкурс даими үсештә, дип билгеләде Алексей Песошин: “Безнең конкурсның лауреатлары Татарстанда гына түгел, ә бәлки Россиядә һәм чит илләрдә дә танылалар. Бу республика конкурсының югары дәрәҗәсен раслый”.

Алга таба җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алексей Песошин конкурс лауреатларын котлады һәм чираттагы XIV конкурсның башлануы турында игълан итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International