Миланга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановка ике яңа проект тәкъдир ителде

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Миланга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ике яңа инвестицион проект тәкъдир ителде.

Чара «Палаццо Ломбардия» хөкүмәте бинасында узды.

Беренче проект – авыл хуҗалыгы юлдаш продуктларыннан биотаркалучы биопластиклар җитештерү. Bio Plastica проекты тулысынча биотаркалучы биопластиклар җитештерүгә, биополимерлар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесен төзүгә юнәлә, аларны җитештерү өчен чимал итеп агросәнәгать җитештерүенең юлдаш продуктлары һәм калдыклары (шикәр һәм камыш чөгендере, бәрәңге калдыклары, бодай һәм кукуруз крахмалы, майлар, җиләк-җимеш һәм башкалар) кулланыла.

Тәкъдир итүне Bio-on SpA компаниясе вәкилләре уздырды.

Татарстанда 24 ай эчендә завод төзелеп бетәчәк дип көтелә.  

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бу проектны  перспектив дип саный, ул бит үсемлекләрнең торгызыла торган чималына нигезләнә. 

Биополимер әйләнә-тирә мохитка зыян китерми, таркала, шулай ук гадәти термопластик полимерлар кебек эшкәртелә, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, барлык полимер әйберләрне җитештерү, куллану һәм утильләштерү буенча җитди экологик таләпләр һәм законнар белән чикләүләр киләчәктә дә биотаркалучы полимерлар җитештерүне һәм куллануны арттырачак.

«Татарстан – әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен аеруча әзерлекле төбәк, чөнки аның алга киткән авыл хуҗалыгы җитештерүе бар», – диде ул. Аның сүзләренчә, проект экология таләпләренә туры килүе белән үзенә җәлеп итеп тора. 

Икенчесе Little Italy («Кече Италия») проекты – Казанда Республика клиник сырхауханәсе районында торак һәм коммерциячел биналар төзү. Күп функцияле комплекска кунакханә, офислар, сәүдә үзәге, торак йортлар, складлар, мәктәп һәм спорт үзәге керәчәк.

Проектны Studio Costa Progettazioni компаниясе эшләгән. Бу – Римда нигез салынган Италия архитектура студиясе.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итү барышында билгеләп үткәнчә, Казанда РКС (РКБ) янәшәсендә күп функцияле комплекс проектын гамәлгә ашыру белән кызыксынулары турында ишеткән булган. «Әлеге район перспективалы дип саныйм, чөнки янәшәдәге территория актив үзләштерелә, - диде ул. – Юллар инфраструктурасы, килү юллары проект уңышының чыганагы булачак».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу проект Казан үзәген бушату стратегиясенә туры килә. Күп функцияле «Кече Италия» кебек комплекслар шәһәргә керү урыннарын үстерергә ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International