Алексей Песошин: Рәсми булмаган хезмәт базарын законлаштыру өстенлекле бурыч булып тора

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан хезмәт хаклары күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында  алдынгы урында тора (Пермь краеннан соң - икенче урында). 2017 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен уртача хезмәт хакы 6,3%ка арткан һәм 31 мең 563,7 сум тәшкил иткән.

Ел саен республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме раслана. Быел ул 10 126 сум булыр дип көтелә (Россия  буенча минималь хезмәт хакыннан 6,7 процентка күбрәк). Социаль хезмәттәшлек ягы белән республика килешүе проекты әзерләнгән иде.

Эльмира Зарипова шулай ук демографик сәясәт мәсьәләләренә дә тукталды. Ул искә төшергәнчә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә социаль ярдәмнең яңа төре кертелә -  беренче бала тапкан гаиләләр өчен пособие. Ул балага 1,5 яшь булганчы түләнә. Республикада 4,6 мең гаилә беренче бала өчен түләүләргә дәгъва итәр дип фаразлана. Татарстанда әлеге пособие күләме 8 490 сумны тәшкил итә.

Хезмәт базарына килгәндә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча республикада мәшгульлекнең югары дәрәҗәсе - 68% (Идел буе федераль округында 65%, РФдә 66%) һәм гомуми эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе - 3,5% (Россия буенча 6 урында) күзәтелә.

Эльмира Зарипова билгеләгәнчә, 2020 елга кадәр эшләргә сәләтле яшьтәге инвалидларның 50%ын эшкә урнаштыру максаты куелган. Хәзерге вакытта 37,5%  эшләргә сәләтле яшьтәге  инвалид эшкә урнаштырылган.

Хезмәт базары өлкәсендәге бурычлар турында сөйләгәндә ТР Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакын үз вакытында түләү темасына кагылды. Соңгы елларда хезмәт хакы буенча бурычлар республикада 4 тапкыр кимегән. Ләкин июньнән ноябрьгә кадәр Татарстанда кабат тискәре тенденция барлыкка килгән. Бу чорда хезмәт хакы буенча бурычлар 2 тапкыр арткан. 1 декабрьгә Татарстан яңадан 2017 ел башы дәрәҗәсенә якынлашкан.

Республикада демографик үсеш темасына күчеп, Алексей Песошин авыл җирендә кимендә 3 ел яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертү турында документлар пакетын ул бер ай эчендә эшләп, кабул итәргә кирәклеген искә төшерде.

ТР Премьер-министры бюджет акчасын тотуның нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеген билгеләде. Шулай итеп, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча барлык министрлык һәм ведомстволарга, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә бер ай эчендә аудит уздырырга һәм чыгымнарны анализларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International