Алексей Песошин Татарстанның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

2017 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы махсус дәүләт стипендиясен 90 кешегә тапшырдылар. Алар арасында 22 аспирант, 48 югары уку йорты студенты, хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты бар.

Аспирантларга 33,3 мең сум, югары уку йорты студентларына һәм хәрби училище курсантларына 27,8 мең сум, һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 16,7 мең сум бирәләр. Стипендия алучыларның 75 проценттан артыграгы (68 кеше) Казанда белем ала. Күпчелек өлеше (47 кеше) кызлар.

“Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Россиянең үсеше студент яшьләрнең җәмгыяти-сәяси позициясенә һәм активлыгына бәйле. Шушы уңайдан, бүген яшьләрнең җәмгыять тормышында катнашуының яңа формаларын эзләү, яшь гражданнарның үз бурычларын һәм җәмгыять мәсьәләләрен чишү өчен мөмкинлекләр һәм яңа шартлар тудыру аеруча актуаль булып тора”,- диде Алексей Песошин сәламләү чыгышында.

Татарстан Республикасы махсус дәүләт премиясе 1998 елда булдырыла. Ул һөнәри белем алу, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклау һәм үстерү максатын күздә тотып эшләнгән. Стипендия уку һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына тапшырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International