Алексей Песошин “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.  Төп докладны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады.

Ул, аерым алганда, цифрлы икътисадның төп тенденцияләре һәм юнәлешләре, аның дөньяда һәм Россиядәге үсеше турында кыскача сөйләде.

Цифрлы трансформация турында сөйләгәндә, Роман Шәйхетдинов 2016 елның декабрендә Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында цифрлы икътисадны үстерүдә масштаблы системалы программаны эшләтеп җибәрү кирәклеге турында белдергәнен искә төшерде. Алга таба, 2017 елның июлендә Россия Хөкүмәте “Россия Федерациясендә цифрлы икътисад” программасын раслады.

Җитештерүне автоматлаштыру системасы, робототехника, ЗD-басма кебек күренешләр барысы да безнең тормышка килеп керде, диде Роман Шәйхетдинов, куллану икътисады һәм җитештерү икътисады да югары технологияләргә күчә бара. Корпорацияләр нәтиҗәлелекне арттыруга һәм күп процессларны автоматлаштыруга омтыла - болар барысы да цифрлы икътисадны формалаштыра. Германиядә “индустрия 4.0” термины барлыкка килде, ул җитештерү икътисадына кагыла.

“Иң мөһиме, Россия субъекты буларак Татарстанның  хәзерге вакытта булган инновацияләр авангардында калуы, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. –Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясен җитәкләгәч, бигрәк тә шулай”.

Роман Шәйхетдинов фикеренчә, Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә лидерларның берсе булган Татарстанда цифрлы икътисадка күчү өчен уңай шартлар тудырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International