Алексей Песошин РФ Тикшерү комитетының кадетлар слётында катнашучылар белән очрашты

2018 елның 30 марты, җомга

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Тикшерү комитеты кадетларының өченче слётында катнашучылар белән очрашты. Чара Казан федераль университетында узды. Очрашуда РФ Тикшерү комитетының уку һәм тәрбия эшләре идарәсе җитәкчесе, Россия Герое Сергей Петров катнашты.

Бу чара Кемерово фаҗигасендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Үзенең сәламләү сүзендә Алексей Песошин билгеләгәнчә, яшьләрне тәрбияләү һәм укыту  теләсә кайсы ил өчен бик мөһим. Илнең үсеше, иминлеге һәм бәйсезлеге яшьләрне тәрбияләү ни дәрәҗә уңышлы булуына бәйле.

“Белем бирү сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе - кадетлар белеме. Моңа дәлил буларак залда Россиянең 14 төбәгеннән танышу, тәҗрибә алмашу һәм бергә эшләү өчен катнашучылар җыелган”, - диде ул.

Алексей Песошин сүзләренчә, кадет хәрәкәте үсеше - физик яктан сәламәт, рухи яктан нык буын үстерү эшендә мөһим адым. “Татарстанның бу юнәлештә үзенең үсеш потенциалы бар. 2017-2020 елларга кадетлар белеме үсеше концепциясе кабул ителде, аның кысаларында 15 кадет оешмасы эшли, аларда 4 мең 188 кадет белем ала”, - дип хәбәр итте ул.

Кадет белем бирү оешмалары дәрәҗәле учреждениеләр санына керә, анда тәрбияләнүчеләр бер үк вакытта сыйфатлы белем һәм хәрби тәрбия һәм һөнәри әзерлек ала, дип саный Алексей Песошин.

Республикада патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә: патриотик тәрбия буенча ТР Координацияләү советы булдырылды, “Юнармия” хәрәкәте актив үстерелә, дип өстәде ТР Президенты вазифаларын башкаручы.

“Ышанам, бу слётта катнашу, ирешелгән уңышлар һәм җиңүләр, үз Ватаныңның гражданы кебек югары төшенчә белән бәйле батырлык, намуслылык һәм кыюлык сыйфатларын үстерү өчен көчле этәргеч булачак”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Чара барышында Алексей Песошин РФ Тикшерү комитетының “Булышлык өчен” медале белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International