ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта моношәһәрләргә ярдәм кысаларында проектлар үсеше турында сөйләделәр

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында Яшел Үзән сәнәгать паркы 2018 елның дүртенче кварталы башланганчы төзелергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгълүм булды, ул Татарстанда моношәһәрләр үсешенә багышланган иде.

ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева искә төшергәнчә, беренче тапкыр моношәһәрләр темасы 2010 елда барлыкка килә. Татарстанда бүгенге көндә җиде моношәһәр бар: Чаллы, Түбән Кама, Менделеев, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Кама аланы.

Моношәһәрләргә ярдәм фонды сәнәгать парклары төзелешенә шактый акча бүлеп бирә. Чаллыда “Развитие” сәнәгать паркы төзелде, хәзерге вакытка барлык челтәрләр дә файдалануга тапшырылган, 50 гектар участок буш калган.  Паркның идарәче компаниясе дә барлыкка килде. Быел ел башында беренче производство да ачылды – “Луч” компаниясе. 110 гектар мәйданда, юл һәм инженерлык инфраструктурасы белән “Яшел Үзән” сәнәгать паркы да  төзелеп бетү стадиясендә.

Наталья Таркаева аеруча билгеләгәнчә, ул Яшел Үзән территориясенә керсә дә, Казан янында ук төзелә, 2018 елның III кварталында төзелеп бетәргә тиеш.

Түбән Камада сәнәгать паркы төзелә, беренче чиратының мәйданы 20 гектар тәшкил итә. План буенча бу проект IV кварталда гына төгәлләнергә тиеш булса да, парк инде тулган диярлек, ә резидентлар җир эшләренә чыга.

Планда металл җитештерү буенча “Камасталь” компаниясенең “кытай проекты”, ул август аенда эшли башларга тиеш.

Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрен (ТОСЭР) булдыру турында сөйләгәндә, Наталья Таркаева хәзерге вакытта Татарстанда рәсми дүрт ТОСЭР бар дип билгеләде, болар – Чаллы, Яшел Үзән, Чистай һәм Түбән Кама.

“ Уңышлар зур. РФнең бүтән бер субъектында да икедән артык ТОСЭР юк. Бу Татарстанның зур җиңүе, шулай ук зур җаваплылык та. Резидентлар белән тутыру буенча йөкләмәләр зур. Илдә моношәһәр статусын алу өчен көрәш бара. Быел моношәһәрләр исемлеген киңәйтмәскә дигән карар кабул ителде. Безнең бурыч – хәзерге вакытта булган моношәһәрләрнең статусын саклап калу”, - дип белдерде Наталья Таркаева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International