Алексей Песошин Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср белән очрашты

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин илчене Татарстан Республикасы исеменнән сәламләде һәм бу очрашу Мисыр һәм Татарстан арасында уңышлы, озак вакытлы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булачак дигән ышаныч белдерде.

Мисыр безнең өчен - мөһим партнер, дип ассызыклады Алексей Песошин. Ул искә төшергәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 22,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

Безнең хезмәттәшлекне киңәйтер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип белдерде Алексей Песошин.

Ихаб Наср, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, ул узган елның ноябрендә Мәскәүдә эшли башлаган. Без алга таба да Россия төбәкләре белән, шул исәптә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә уйлыйбыз, диде ул.

Илче Ихаб Насрның шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International