ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда сабан культураларын чәчү 50 мең гектарда башкарылган

2018 елның 5 мае, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәчү кампаниясе барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген бөтен районнарда да уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау һәм тырмалау эшләре алып барыла. Булган 1 млн. гектардан эшләр 620 меңнән артык гектарда башкарылган. Уҗымнарны ашлау Зәй, Сарман, Әлки, Тәтеш районнарында тәмаланган. 

Министр сүзләренчә, һава торышы чәчү эшләренә тәэсир итте. Әйтик, 2017 елда бу көнгә 423 мең гектарда чәчү эшләре тәмамланча, бүгенге көнгә республикадагы районнарның яртысы гына чәчү эшләренә кереште. Барлыгы 1,7 млн. гектардан 50 мең гектар мәйдан чәчелгән.

"Бүген һава торышы эшләрне оештыруга мөмкинлек бирә һәм дүшәмбегә 100 мең гектар чәчелүгә ирешә алабыз. Һәр хуҗалык чәчүлекнең 6-7 процентында эшләрне тәмамларга тиеш", - дип мөрәтәгать итте район башлыкларына Марат Әхмәтов. 

Язгы культураларны 15 көндә чәчеп бетерергә мөмкин, әмма моның өчен механизаторларны ике сменада эшләтергә кирәк булачак. Моннан тыш, кирәкле әйберләрне, шул ук вакытта хезмәткәрләр өчен ризыкны вакытында китерергә кирәк, диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар игътибарын урыннарда барлык ресурсларны мобильләштерергә һәм чәчү эшләрен кыска вакытта төгәлләргә кирәклегенә юнәлтте. “Бу теманы катгый контрольдә тотарга кирәк”, - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларны минераль ашламалар белән тәэмин итү һәм терлекчелекне үстерүгә аеруча игътибар бирергә киңәш итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International