ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Майда бөртекле ашлыкка бәя күтәрелү күзәтелә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Майда бөртекле ашлыкка бәя күтәрелү күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, өченче класс бодайның бәясе 9 сумга җиткән. “Узган җәйдән бирле болай булганы юк иде”, - дип билгеләде ул.

Алдарак министр Татарстанда язгы чәчү эшләренең уңышлы төгәлләнүен хәбәр иткән иде. Ул 28 көндә тәмамлаган.

“Язгы кыр эшләре сыйфатлы башкарылды. Башка елларга караганда, кыр эшләренә соңрак керешсәк тә, күпьеллык уртача күрсәткечләр срогына сыешып, кыр эшләре уңышлы төгәлләнде. Барлык эшләр 2,8 млн гектарда башкарылды”, - диде ТР вице-премьеры.

Ул шулай ук ассызыклаганча, язгы кыр эшләренә 11 млрд сумнан артыграк ташламалы кредит акчасы тотылган.

Кыр эшләрендә 11 мең трактор, 600 югары куәтле чәчү комплексы, 2,4 мең чәчкеч, 1,5 мең культиватор һәм тырмалау агрегаты катнашкан.

Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре 2,8 млн  гектар мәйданны тәшкил итә, шуларның 1,5 млн гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 330 мең гектарын техник, 920 мең гектарын азык культуралары алып тора. 7,9 мең гектар мәйданга бәрәңге һәм яшелчә утыртылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International