Алексей Песошин: "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" ел саен интеллектуаль мәйданчыкка әверелә

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать тармагы һәм дәүләт вәкилләре өчен көчле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Цифрлы трансформация. Технологик үсеш траекторияләре” пленар сессиясендә хәбәр итте.

Татарстан Хөкүмәте рәисе катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать, оборона комплексы, мәгълүмати технологияләр тармагы, венчур инвесторлар һәм дәүләт вәкилләре өчен көчле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә баруы күңелле хәл", - дип билгеләде Алексей Песошин.

Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасында элемтә инфраструктурасы актив үсеш ала, торак-коммуналь хуҗалыкта хисап алу приборлары мәгълүматларын җыюны автоматлаштыру сынала. “Иннополис” университеты базасында роботехника үзәге булдырылган. Ул сәнәгатьнең күп тармаклары, шул исәптән пилотсыз оча торган аппарат һәм җир транспортын үстерү өчен яңа продуктлар булдырачак, - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин конференциядә катнашучылар цифрлы индустрия өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде.

“Бүген биредә инновацион мәйданчыкта дәүләт, куркынычсызылык һәм халык ихтыяҗларына юнәлдерелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен инновацион технологияләр тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучыларның цифрлы индустрия өлкәсендә перспективалы проектларны гамәлгә куюга сизелерлек өлеш кертә алуларына ышанам”, - дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International