Санитар-экологик ике айлыкта 1 млн. нан артык татарстанлы катнашты

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Санитар-экологик ике айлыкта 1 млн 168 мең татарстанлы  катнашты. Узган ел 1 млн 127 мең кеше катнашкан иде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Санитар-экологик ике айлык барышында 13 мең техника берәмлеге кулланылган, полигонга 406 мең куб. метр калдыклар чыгарылган, 400 меңләп агач утыртылган. Моннан тыш, республикада балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары һәм контейнерлар төзекләндерелгән.

Төп игътибар рөхсәтсез чүплек урыннарын ачыклауга һәм аларны бетерүгә юнәлтелгән. Татарстанда ике ай эчендә 1,6 меңнән артык рөхсәтсез чүплекләр ачыклана, шуларның 94% ы бетерелә.

Александр Шадриков тиздән Казанда футбол буенча ДЧ башланачак, дип искә төшерде.

Турнир вакытында мониторинг 5 күчмә лаборатория һәм 5 кече суднолар тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

Санитар-экологик ике айлык вакытында ТРның иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә табигатькә зыян китерү турында  2 мең 324 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 92 % ы хәл ителгән, калган 8% ы министрлык контролендә, дип өстәде Александр Шадриков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International