Татарстанда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ике профиль ведомствога бүленде

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 39 нчы утырышында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ике профиль ведомствога – ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Спорт министрлыгына үзгәртеп кору турында тәкъдим кертелде.   

Искәртәбез, элегрәк бу тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән иде.   

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров бу мәсьәләнең күптән өлгергәнлеген билгеләп үтте.

Шамиль Гаффаров искәрткәнчә, 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин карары буенча дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышын анализлау өчен ведомствоара эш төркеме  төзелгән иде.  

Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә яшьләр сәясәтенең төрле мәсьәләләре каралды, шул исәптән бу өлкәне оештыру, структур, функциональ һәм кадрлар ягыннан ныгыту  буенча тәкъдимнәр әзерләнде. Аерым алганда, башкарма хакимияте органнары системасында яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче аерым ведомство булдыру да тәкъдим ителде.  

Утырышта, 75 депутат – хуплап һәм дүртесе каршы тавыш биреп, карар кабкл ителде.   

Искәртәбез, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 39 нчы утырышы – парламентның йомгак язгы сессиясе, аннан соң парламент каникуллары башланачак. Депутатлар киләсе утырышка сентябрьдә җыелачаклар.

Уытыршның көн тәртибенә  31 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 15 республика закон проекты, 8 федераль закон проекты һәм Карелия Республикасының закон чыгару инициативасы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International