Алексей Песошин Харбин шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжаоли белән очрашты

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Харбин шәһәре (Хэйлунцзян провинциясе) Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжаоли белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

“Кытай Халык Республикасы – Татарстан Республикасының иң мөһим тышкы икътисади партнерларының берсе. Без Казанда Кытайдан килгән коллегаларыбызны күрүебезгә һәрвакыт шат”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

“Ышанам, сезнең Казанда уздырган вакытыгыз нәтиҗәле һәм файдалы булыр. Соңгы вакытта элемтәләрнең ныгуы куандыра. Һәр ике яктан да эшлекле очрашулар саны арта”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинда 2015 елның октябрендә булган. Кытай делегациясе Татарстанга җавап визиты белән 2016 елның сентябрендә килгән. Монннан тыш, 2017 елның  мартында республикада Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәтенең чит ил эшләре канцеляриясе башлыгы Ван Хайцзюнь җитәкчелегендәге Кытай делегациясе булып киткән.

Хэйлунцзян провинциясе вәкилләре ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар. Анда аларга Татарстанның инвестицион һәм сәнәгать потенциалы тәкъдим ителде.

ТР Премьер-министры шулай ук төбәктә гамәлгә ашырыла торган кайбер төп проектларны билгеләде. Алар – “Мәскәү - Казан”югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, “Европа - Көнбатыш Кытай” автомагистрале.

Белешмә өчен:

Россия һәм Кытайда 2018-2019 еллар Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International