Алексей Песошин Казанда проблемалы йортлар төзелеше белән танышты

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда өлеш кертеп төзелә торган проблемалы йортлар төзелеше белән танышты.

Йортларны карау урынында бу хәл турында фикер алыштылар һәм проблемалы объектлар төзелешен төгәлләү өчен алга таба эш буенча адымнар билгеләнде.

Алексей Песошинны ТР прокуроры Илдүс Нафиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казанның шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов озата йөрде.

ТР Премьер-министры һәм аны озата йөрүчеләр беренче булып Әмирхан урамындагы 68 нче кварталдагы күп фатирлы торак йортны карадылар (төзүчесе “Маг-строй” ҖЧҖ).

Рөстәм Нигъмәтуллин  бу озакка сузылган төзелеш контрольдә, өлеш кертүчеләр белән элемтә бар, дип белдерде.

Алга таба Ак. Губкин урамындагы “МЧС” торак комплексы төзелешен карадылар һәм аны төгәлләү вариантлары турында фикер алыштылар.

Ак. Губкин урамындагы “МЧС” торак комплексындагы 5нче йортның техник әзерлеге 94% (төзүчесе “ФОН” ҖЧҖ).

Шулай ук Павлюхин урамындагы “Симфония” торак комплексын карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International