Алексей Песошин: Татарстанның сәнәгать предприятиеләре цифрлаштыру процессында җитди катнашалар

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан цифрлы технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Бу чара Яшел Үзәннең  “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе (POZIS  компаниясе) базасында узды.

Киңәшмәне предприятие җитәкчеләре белән ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.

Киңәшмә башланыр алдыннан Алексей Песошин POZIS комплексы белән танышты. Аңа заводта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча өзлексез эш баруын җиткерделәр.

Киңәшмә барышында республиканың берничә предприятие вәкиле цифрлаштыруны кертүдә үзләренең тәҗрибәләре турында сөйләделәр.

Алексей Песошин үзенең чыгышында цифрлы технологияләрнең үсеше барлык өлкәдәге эшчәнлеккә сизелерлек йогынты ясый, дип ассызыклады.

Ул  хәбәр иткәнчә, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре цифрлаштыру процессында җитди катнашалар.   

Алексей Песошин сүзләренчә, цифрлаштыруда заманча этапның төп үзенчәлеге булып технологияләр генә алышыну түгел, ә предприятие бизнесы, аңа карата чимал белән тәэмин итүчеләрнең һәм сатып алучыларның карашы үзгәрү, предприятиенең үзендә идарә системасы үзгәрү тора.

“Цифрлы технологияләрне куллану ИТ-белгечләр эше генә түгел, ә бәлки предприятиенең барлык хезмәткәрләре эше дә. Ышанам, бүгенге семинар-киңәшмә эше предриятиеләргә цифрлы икътисадның заманча чынбарлыгын аңларга һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирер”, - дип йомгаклады Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International