Алексей Песошин “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә җитештерү булдыруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында  “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” комиссияләре әгъзалары катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Беренче булып ГТ-004 газ турбиналары җитештерүгә һәм энергетика, нефть, газ химиясе җиһазларына запас частьләр эшләүгә бирелгән гариза каралды. Гаризаны “КамЭнергоМаш” ҖЧҖ (“КЭР-Холдинг” компанияләр төркеменә керә) тәкъдим итте.

Бу проект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Икенче проектны “Метакам” ҖЧҖ тәкъдим итте. “Метакам” компаниясе контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика  (КИПиА) өчен комплектлаучыларны эшләүгә махсуслашкан.

Бу проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Өченче гариза “Химресурс” компаниясеннән иде. Ул эпоксидлы сумала җитештерә.

Комиссия карары белән бу гаризаны карау проектның кайбер икътисади параметрларын ачыклау өчен бер айга кичектерелде.

“Камский металлург” компаниясе газ, химия сәнәгате өчен продукция җитештерүгә инвестицион проект тәкъдим итте.

Бу проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Соңгы проект - “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе базасында түбән басымлы полиэтиленнан торбалар җитештерүгә “Гиперион” ҖБ ҖЧҖнеке иде.

Комиссия карары белән бу гаризаны карау да бер айга кичектерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International