Алексей Песошин Кытайның COFCO компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның  COFCO компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

COFCO компаниясе вәкилләре Казанга кыска сроклы эшлекле очрашуга килделәр, төп максатлары – авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре белән танышу.

Алексей Песошин Кытай партнерларына республикага булган кызыксынулары һәм хезмәттәшлекне үстерүгә булган омтылышлары өчен рәхмәт белдерде.

Ул ассызыклаганча, Кытай Халык Республикасы – Татарстанның иң мөһим тышкы икътисади партнерларының берсе. 2017 елда ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 565,5 млн АКШ доллары тәшкил иткән.

Татарстан Премьер-министры очрашу барышында кыскача төбәк турында сөйләде, төп икътисади казанышларны һәм иң перспективалы проектларны билгеләде.

Татарстан гадәттәгечә авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Россиянең алдынгы төбәкләре исәбендә. 2017 елда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 256,1 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген COFCO компаниясе вәкилләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында очрашуларда булдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International