ТР Хөкүмәте йортында Өлкәннәр декадасы башлануга багышланган брифинг узды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Татарстанда “Өлкәннәрне карау мәктәбе” пилот проекты эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

“Бу проект барыннан да элек, урында яткан өлкән кешеләрне карау өчен туганнарын өйрәтүгә юнәлтелгән. Проект август аенда эшли башлады һәм бүгенге көнгә 60 кеше өйрәтелгән”, - дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, “Караучылар хезмәте” актив үсеш алды, диде министр. “Ике районда - Зәй һәм Түбән Камада бу пилот проект башланды. Пенсия алдындагы хатын-кызларны җыеп өйрәттеләр, аларның күбесендә шәфкать туташы тәҗрибәсе бар иде”, - дип аңлатты ул.

 “2017 елдан Татарстанда “Өлкән кеше өчен яңа гаилә” проекты эшли. Хәзер 36 кеше яңа гаиләдә яши”, - дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.

Дәүләт мондый гаиләләргә матди ярдәм итә. Барлык башланган проектлар дәвам итәчәк. Республика киләчәктә “Демография” федераль проектына үз инициативасы белән керергә ниятли.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, ел саен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 1,5 мең өлкән яшьтәге кеше мөрәҗәгать итә, шуларның 40%ы эшкә урнаштырыла. Шул исәптән, Өлкәннәр декадасына багышланган махсус вакансияләр ярминкәләре ярдәмендә.

Татарстанда пенсионерлар саны 966 мең тирәсе. Республикада уртача гомер озынлыгы арта: 2012 елда 72 яшьтән ким булса, хәзерге вакытта 74 яшьтән артык. Озак яшәүчеләр арасында күпчелеге хатын-кызлар - алар 70%ка  якын”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International