Алексей Песошин 2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.

Гадәттәгечә фикер алышуда  ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФС Федерациясе Советы әгъзалары,ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Иҗтимагый палата, Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары,  иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.  

Парламент тыңлауларына Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислек итте.

Леонид Якунин, парламент тыңлауларына кадәр, бюджет мәсьәләсенең комитет утырышларында каралганын, төрле шәһәрләрдә зональ киңәшмәләр үткәрелгәнен билгеләп узды.

Татарстанның икътисад министры Фәрит Абдулганиев чыгышында 2018-2019 елларда икътисад үсеше 103 процент булыр дип фаразланганын билгеләде. «Шул ук вакытта, экспертлар фикеренчә, дөнья икътисадында үсешкә комачаулаучы рисклар саклана, энергия ресурсларына бәяләр арта, кайбер илләрнең валюталарына базар йогынтысы һәм сәүдә өлкәсендә киеренкелек үсә. Тышкы тискәре  факторларга карамастан, Россиядә икътисади активлыкның үсеш тенденциясе саклана», - диде ул.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсе буенча, Россиянең тулай эчке продукт үсеше 101,8 процент булыр дип көтелә. Татарстанда быел гыйнвар-август айларында тулай төбәк продукт күләме 1 трлн 540,6 млрд сум. Үсеш темпы 101,2 процент тәшкил итә. Сәнәгатьтә җитештерү күләме 1 трлн 794 млрд сумнан гыйбарәт. Җитештерү индексы 101,3 процент.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча юнәлдерелүен әйтте. Гомумән алганда, 2019 елда республика бюджетының керем өлеше – 228,2 млрд сум, чыгымнар – 232,3 млрд сум, дефицит күләме 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Бюджетның чыгым өлеше «гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегеннән башлана. 2019 елда чыгымнарның гомуми күләме консолидацияләнгән бюджет буенча 19 млрд сум, республика бюджеты буенча 13,4 млрд сум күләмендә бәяләнә.

«Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлегенә килгәндә, консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар суммасы 2,1 млрд сум, республика бюджеты буенча 1,6 млрд сум. «Милли икътисад» бүлеге буенча консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 48,7 млрд сум, республика бюджеты буенча 47,3 млрд сум тәшкил итә. «Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә чыгымнар 18,6 млрд сум, республика буенча 11 млрд сумнан гыйбарәт. Акча ТКХ объектларын финанслау, ТКХ реформасы буенча чаралар, торак фондта ремонтны төгәлләп бетерүгә тотылачак.

«Әйләнә-тирәне саклау»га барлыгы 532 млн сум акча, республика казнасыннан 305 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Социаль өлкә чыгымнары 2019 елда 7,8 процентка, 2020 елга – 8,7, 2021 елда 9,7 процентка кадәр үсәргә мөмкин.

«Мәгариф» тармагында консолидацияләнгән бюджет чыгымнары күләме 99,5 млрд сум, республика бюджетыннан 68,1 млрд сум булачак. Бу чыгымнарда мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар контингенты үсеше, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен үткәрү исәпкә алынган. Тармакта социаль максатчан программалар финанслана. Алар арасында Татарстанда телләрне саклау һәм үстерү, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, мәгариф оешмаларына капиталь ремонт, ресурс үзәкләре булдыру кебекләр бар. «Киләчәк – Будущее», «Дети Татарстана» программалары буенча чараларны финанслау дәвам иттереләчәк. Мәгариф тармагына федераль казнадан 9,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. Аны һөнәи осталык буенча «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына әзерлек чараларына, торак төзелешен үстерү программалары буенча чараларга, 2 айдан 3 яшькәчә нәниләргә балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру кебек эшләргә тоту ниятләнә.

«Мәдәният-кинематография» өлкәсендә 2019 елда 14,6 млрд сумлык чыгымнар каралган, республика бюджеты буенча – 9,2 млрд сум. Акчаны грантлар бирүгә, китап фондларын комплектлауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейлар, театр, цирк, китапханә, иҗади коллективлар эшен тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла. ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек тә исәпкә алынган.

«Сәламәтлек саклау» тармагында чыгымнар барлыгы 66,8 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән, республика казнасыннан – 21 млрд сум. Республика бюджетыннан акча югары технологияле медицина ярдәменә, медицина оешмалары эшен тәэмин итүгә, медикаментлар һәм җиһазлар кайтаруга, гемодиализ процедурасы уздыруга, мәҗбүри медицина иминияте системасы аша медицина оешмаларын бер каналлы финанслауга сарыф ителәчәк.

«Социаль сәясәт» тармагы буенча чыгымнарның гомуми күләме 42,9 млрд сум, республика казнасыннан 42,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

«Физик тәрбия һәм спорт» бүлегендә чыгымнар 6,1 млрд сум, республика бюджетыннан 4,9 млрд сум булачак. Акчаны спорт әзерлеге учреждениеләре эшен тәэмин итүгә, югары казанышлар һәм массакүләм спорт өлкәләрендә чаралар үткәрүгә тоту ниятләнә.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2019 елга каралган чыгымнар республика бюджеты буенча 1,4 млрд сум күләмендә, шул исәптән, теле-радиотапшыруларга 852 млн сум, вакытлы матбугат һәм нәшриятка 576 млн сум булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International