ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөткә ихтыяҗ артуын һәм сатып алу бәяләренең артуын теркәгән

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Соңгы елларда сөткә ихтыяҗ арта бара, аңа уртача сатып алу бәяләре күтәрелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Татарстан өчен 1 млн 850 мең т сөт җитештерү бик сизелерлек. Безнең күршеләребез - Самара,Ульяновск, Марий Эл, Чувашстан - хәтта сизмәделәр дә, ә бездә тәүлегенә 4 мең т сөт җитештерелү – бу бик сизелерлек”, - диде министр.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, республика тугыз ай эчендә сөт сатудан табышны узган елга караганда 3,5 млрд сумга кимрәк алган.

“Бүгенге көндә сөт сатып алу бәяләре узган елга караганда 2 сум 30 тиенгә кимрәк. Шул ук вакытта кемнәрдер әзер сөт продукцияләренә бәяләрне күтәрергә тырыша. Хәтта бездән сөтне 17-18 сумга сатып алганда да, кибетләрдә әзер сөт продукцияләренә бәяләр түбәнәймәде”,- диде ул.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, республикада ит җитештерү 2%ка арткан. Агымдагы елда 500 мең т мөгезле эре терлек, дуңгыз һәм кош ите җитештерү фаразлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International