Алексей Песошин: Контракт буенча хәрби хезмәткә барып, яшьләр тотрыклы һәм лаеклы тормышны сайлыйлар

2018 елның 27 октябре, шимбә

Бүген Казанның Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта “Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлагының!” исемендә акция узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия оборона министры урынбасары, генерал-полковник Александр Фомин катнашты.

Мәйданчыкта кораллар, хәрби һәм махсус техника куелган экспозиция күрсәтелде. Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре һәм шартлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

ТР Премьер-министры чара барышында 908 һәм 1160 полкларның хәрби байракларын саклауга алды. “Бүген истәлекле вакыйга булды. Татарстан Республикасына 908 һәм 1160 полкларның сугышчан байраклары саклауга тапшырылды, бу полклар ТАССРда 1941 елда оештырылган була. Бу ике полк составында меңләгән якташларыбыз немец-фашистлар белән батырларча сугышканнар. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы белән горурланабыз һәм бүген безгә тапшырылган хәрби байракларны ныклап сакларбыз”, -дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин сүзләренчә, хәрби частьләрне контракт буенча хезмәт итүчеләр белән комплектлаштыру буенча эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган. “Контракт буенча хәрби хезмәткә барып, яшьләр тотрыклы һәм лаеклы тормышны сайлыйлар”,- дип өстәде ул.

Алга таба чарага килгән кунаклар өчен концерт булды. Шулай ук Россия Хәрби Һава Көчләренең “Стрижи”  авиация төркеме “Миг-29” самолетларында  күрсәтмә чыгышлар ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International