Алексей Песошин Мәскәүдә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә килде. Төп максаты - төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу иде.

Комиссия утырышын  Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.

Искә төшерәбез, Хөкүмәт комиссиясе составында - Россия Федерациясе субъектлары башлыклары һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары җитәкчеләре.

Төп мәсьәләләрнең берсе - илкүләм проектларны һәм яңартуның комплекслы планын гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе субъектларында магистраль инфраструктураны киңәйтү.

12 илкүләм проектны гамәлгә ашыру федераль ведомстволар һәм төбәк хакимиятләре өчен алдагы алты елга стратегик бурыч булып тора. Әлеге стратегик юнәлешләр Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның май Указында билгеләнгән иде.

Хөкүмәт комиссиясе утырышында бүген РФ финанслар министры Антон Силуанов чыгыш ясады. Утырышның төп мәсьәләсе - илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуын  мониторинглау. “Бу мониторинг федерациягә генә түгел, ә бәлки субъектларга да таралачак”,- диде Антон Силуанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International