Алексей Песошин Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Бүген иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Х.Ямашев урамындагы мәйданчыкта оештырылган ярминкәдә булды, анда үзләренең продукциясен ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге товар җитештерүчеләре алып килгән иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә  яшелчә, ит, казылык һ.б. төрле продукция тәкъдим ителде.

Алексей Песошин тәкъдим ителгән товарларның ассортименты белән танышты, шулай ук камыр ризыкларын татып карады.

Биредә барлыгы 20 дән артык оешманың продукциясе тәкъдим ителде, шулар арасында  Әлмәт, Баулы, Кайбыч, Зәй, Мамадыш районнарының кулланучылар җәмгыятьләре бар иде.

Татарстан Премьер-министры шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килүчеләр белән аралашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International