Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бүген Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.

Искә төшерәбез, Красноярск крае губернаторы Татарстанга Универсиада утын башка шәһәргә тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.

Универсиада утын тапшыру тантанасы иртәгә, 10 ноябрьдә, КФУның төп бинасы алдындагы мәйданчыкта эстафетаның йөгерү этабы финишы узачак.

Александр Усс берничә спорт объектында,  шул исәптән “Казан-Арена” футбол стадионында, Спортның су төрләре сараенда булачак.

Александр Усска Универсиада мирасын файдалану тәҗрибәсен тәкъдир итәчәкләр. Моннан тыш, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир итү булачак.

Красноярск крае губернаторының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов (Казан Кремле) һәм Казан мэры Илсур Метшин (Казан Ратушасы) белән очрашуы планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International