2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган. 35 торак пунктта 75 чакрым арада ясалма яктырткычлар урнаштырылды, дип сөйләде спикер.

“28 торак пункт 69 чакрым озынлыгындагы каты өслекле юллар белән тоташтырылды. Бу 2,5 меңнән артык кешегә транспорт хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген тудырды”, - диде ул.

Муниципаль программалар буенча торак пунктларда 550 чакрым юл-урам челтәренә ремонт ясалган.

Муниципаль юл фонды хисабына 148 чакрым юл ремонтланган.

Муниципаль юлларны карап тоту өчен ТР Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы программасы буенча муниципаль районнарга яңа техника бүлеп бирелгән.

Автомобиль юлларында һава шартлары турында мәгълүмат биреп торучы 56 метеостанция эшли.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буенча автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итүче оператив хезмәт эшли, телефоны 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International