Казан венчур ярминкәсендә күп кенә кызыклы проектлар тәкъдим ителгән

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген VII Казан венчур ярминкәсе кысаларында мөһим өч документ имзаланды.

Документларның берсе - ТР Инвестиция-венчур фонды, “Форд-Соллерс” компаниясе, Внешэкономбанк һәм Россия венчур компаниясе җитәкчелеге тарафыннан имзаланган Татарстанда автокомпонентлар төзелеше индустриясен үстерүдә хезмәттәшлек турындагы меморандум. Аны Татарстан ягыннан ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов имзалады. Соңрак журналистлар белән әңгәмә вакытында ул билгеләп үткәнчә, меморандум фәнни-технологик үзәк төзелеше буенча хезмәттәшлеккә кагыла. Бүгенге ярминкәдә катнашучылар игътибарына Татарстанда автокомпонентлар җитештерү һәм полимерлар эшкәртү буенча яңа кластер презентацияләнде. Айнур Әйделдинов сүзләренә караганда, әлеге кластер кысаларында кече һәм урта бизнеска караган күпсанлы компанияләр төзелергә тиеш.

Казан венчур ярминкәсе кысаларында кул куелган тагын ике документ -Россия туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе белән Приморье крае һәм Красноярски крае хакимиятләре арасында әлеге төбәкләрнең инновацияле секторында венчур инвестицияләре системасын үстерүгә кагылышлы килешүләр. Документны имзалауда Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский үзе катнашты.

Россия туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен соңыннан шәрехләп узганча, килешүләрне имзалау урыны итеп Казан махсус сайланган. “Төбәкләрдә оештырыла торган венчур ярминкәләренең иң яхшысы Татарстан мәйданында уза. Казан венчур ярминкәсенең инде җиде еллык тарихы бар. Елдан-ел бу мәйдан федераль дәрәҗәдәге статус ала бара. Төбәкләргә бирегә килеп өйрәнер өчен дә зур мөмкинлекләр бар”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International