Татарстан комиссиясе Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә биш яңа проектны гамәлгә ашыруны хуплады

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы”, “Түбән Кама” һәм “Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссиясе һәм ТР Инвестицион советының уртак утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар биш инвестпроектны карадылар: Чистай һәм Чаллыдан икешәр һәм бер проект Түбән Камадан.

“Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә цех төзү турында проектны Кытайның “Цзинь Фэн” компаниясе тәкъдим итте.

“Технология успеха” компаниясе Чистайда теплица комплексын төзүне планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 50 эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Дарлетто” компаниясе “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә джем җитештерү буенча предприятие төзү проектын тәкъдим итте.

Шулай ук “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә “Мет-Лайн” компаниясе металлконструкцияләр җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Предприятиедә 80 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Төзелеш металлконструкцияләре җитештерүче “Оргнефтехим-Строй” компаниясе үзенең проектын гамәлгә ашыру өчен “Түбән Кама” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясен сайлады.

Барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International