Алексей Песошин Россия урман хуҗалыгы киңәшмәсендә: Урман хуҗалыгын үстерү - Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия урман хуҗалыгы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Бу чара Казан Ратушасында узды. Киңәшмәне Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик уздырды.

Иван Валентик киңәшмә барышында урманнарны саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар, дип билгеләде.  “Урманнарны саклау “Экология” илкүләм проекты кысаларында тулы федераль проектка әйләнде. Финанслау күләме 150 млрд сум, бу зур федераль проект”,- диде ул.

Иван Валентик шулай ук федераль бюджет чыгымнар структурасында паркны урман янгын сндерү техникасы һәм урман хуҗалыгы техникасы белән яңартуны карый, бу 22 млрд сум чамасы, дип искә алды.

Алексей Песошин, үз чиратында, “урман хуҗалыгын үстерү - Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе, - дип белдерде. - Урманнар - уңай мохит булдыру һәм халыкның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әһәмиятле шартлар”.

ТР Премьер-министры шулай ук 2018 елда ТР Уман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан дәүләт йөкләмәләре кысаларында урманнарны саклау, яңадан булдыру буенча чаралар комплексы тулы күләмдә үтәлгән, дип искә алды.

Алексей Песошин киңәшмәдә катнашучыларга уңышлар һәм барлык билгеләнгән карарларның үтәлүен теләде.

Киңәшмә азагында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Алексей Песошин һәм Иван Валентик имзаларын куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International