Алексей Песошин: Транспорт - Татарстан җитештерү инфраструктурасының әһәмиятле өлеше

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Транспорт - Татарстан җитештерү инфраструктурасының әһәмиятле өлеше булып тора һәм халыкның көндәлек яшәешен тәэмин итә, республиканың социаль һәм икътисади максатларын тормышка  ашырырга ярдәм итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Утырыш “Корстон” мәйданчыгында узды. Анда РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин катнашты.

2018 елдагы Транспорт комплексы эшчәнлек нәтиҗәләре 2019 елга бурычлар турында төп докладны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ясады.

Коллегия утырышында катнашучыларга ТР транспорт комплексының төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында фильм күрсәтелде.

ТР Премьер-министры юл хәрәкәте иминлеге - иң мөһим мәсьәлә, дип ассызыклады.

2018 елда ТР Территориясендә 4580 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, анда 377 кеше үлгән, 5651 кеше зыян күргән.

Казан мэры Илсур Метшин, коллегия барышында чыгыш ясап, Мәскәү Казанга метробуслар төзелешен тәкъим итте, дип хәбәр итте. Төзелеш бәясе якынча 6 млрд сум булачак.

Игорь Левитин киләчәктә торак төзелеше үсешенә бәйле шәһәр инфраструктурасы һәм автомобиль юллары үсешенә игътибарны юнәлтте.

Утырыш азагында дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Игорь Левитин Ленар Сафинга  РФ Дәүләт бүләге - Почет орденын, Евгений Дитрих РФ Транспорт министрлыгы медален тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International