Алексей Песошин Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Кененбаев белән очрашты

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Кененбаев хезмәттәшлек һәм кайбер үзара эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Кыргызстан Республикасы делегациясенең Казанга эшлекле очрашуга килде.

Кыргызстан Республикасы безнең өчен мөһим партнерларның берсе, бу үсеш алган  товар әйләнешеннән дә күренә, дип белдерде Алексей Песошин. Ул 2018 елның тугыз ае нәтиҗәләре  буенча Кыргызстан белән товар әйленеше 48,5 млн доллар тәшкил итүен искә алды.

“Кичә Кыргызстан Республикасы делегациясе Болгар ислам академиясендә булды, - дип билгеләде Алексей Песошин. – Бүген дә сезнең бик тыгыз программа”.

Очрашу барышында конфессияара мөнәсәбәтләр, дин гыйлеме өлкәсендә кадрлар әзерләү, ике яклы товар әйләнеше күләмен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры кыскача Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында, 2018 ел нәтиҗәләре буенча төп икътисади күрсәткечләр, гамәлгә ашырыла торган зур проектлар турында сөйләде.

Алмаз Кененбаев, үз чиратында, Кыргызстан Республикасының Россия, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә – аерым алганда, Татарстан Республикасы белән актив хезмәттәшлек итәргә әзерлеген ассызыклады.

“Без Россия Федерациясе төбәкләре белән хезмәттәшлеккә югары дәрәҗәдә сәяси диалогны саклап калуның нәтиҗәле механизмы буларак карыйбыз. Үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүдә Татарстан Кыргызстанның тышкы сәяси һәм тышкы икътисади эшчәнлегендә аерым урын алып тора”, - дип белдерде Алмаз Кененбаев.

Ул шулай ук Кыргызстанны Татарстан сәнәгать продукциясе белән тәэмин итү, шул исәптән МВЕН фирмасының махсуслаштырылган самолетлары белән тәэмин итү һәм ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында да билгеләп үтте.

Аннары Кыргызстан Республикасы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International