Алексей Песошин телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышын уздырды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, республика ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2018 ел башыннан  ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру максатында эш алып барыла.

Төп докладны Васил Шәйхразиев ясады. Ул 2018 елда муниципаль берәмлекләр, ведомство һәм министрлыклар вәкилләре катнашында 12 утырыш уздырылды, дип хәбәр итте. Бу вакыт эчендә мониторинг һәм контроль системасы эшләнгән. “Аерым уңышлар бар, әмма без республика территориясендә тулы күләмдә бу законны үтәмибез”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары.

2018 елда ведомство һәм министрлыклар сайтларында 26 мең яңалык рус телендә, 24,9 мең яңалык татар телендә бастырылган. Тәрҗемә буенча уртача күрсәткеч 96% тәшкил иткән, бу 2017 елга караганда 25%ка күбрәк.

Муниципаль берәмлекләр сайтларында 85,6 мең яңалык рус телендә һәм 63 меңнән артык яңалык татар телендә бастырылган. Тәрҗемә күрсәткече 74%. Алдагы елда 53% кына булган.

2018 елда башкарма хакимият органнары тарафыннан 937 норматив хокук актлары бастырылган, шуларның 882се татар теленә тәрҗемә ителгән (94,1%).

Васил Шәйхрәзиев билгеләгәнчә, узган ел муниципаль берәмлекләр тарафыннан 26 мең 525 муниципаль норматив актлар бастырылган, шулардан 7 мең 510 документ татар теленә тәрҗемә ителгән (28%). Түбән күрсәткечнең төп сәбәбе – республиканың ике дәүләт телен дә белгән кадрларның җитмәве.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров телләр турындагы закон үтәлмәгән өчен административ җаваплылык каралган, дип искә алды.

“2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дигән дәүләт программасын гамәлгә кертүнең нәтиҗәләре турында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде. Ул узган елда бу программа кысаларында 169 чара гамәлгә ашырылды, шуларның 126сы финансланды, 43е төп эшчәнлек кысаларында уздырылды, дип ассызыклады ул.

Рафис Борһанов сүзләренчә, программаның төп бурычларының берсе - республикада туган телләрне өйрәнү һәм туган телдә укыту системасын үстерү, Татарстаннан читтә татар телен укытуга ярдәм итү.

Утырыш азагында ТР Фәннәр академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты “Смарткат” системасын тәкъдир итте. Система Казан шәһәре Башкарма комитетында сынау узган.

Алексей Песошин бу системаның нәтиҗәлелеген билгеләде. “Бу бик кирәкле һәм мөһим эш. Муниципаль берәмлекләр бу эшләнмәне куллана ала. Бу норматив хокук актларын, яңалыкларны тәрҗемә итү эшен күпкә җиңеләйтәчәк”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International