Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге коллективына  яңа җитәкчене – Павел Лохановны тәкъдим итте.

Бу чарада РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, шулай ук РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенең элеккеге җитәкчесе, хәзер “АК БАРС КАПИТАЛ” ҖЧҖ генераль директоры Рамил Гайзатуллин катнашты.

ТР Премьер-министры Павел Лохановны котлап, аның республикада төрле вазифаларда зур эш тәҗрибәсе бар, дип билгеләде. “Татарстан Президенты Аппаратында эшләде, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары булды, шулай ук Кама Тамагы районы башлыгы булды”, - диде ул.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, яңа җитәкче алдына җитди бурычлар куелган. Шул исәптән  хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү буенча да.  “Бездә уңай динамика күзәтелә: 2018 елда производствода үлем очраклары 9% ка кимегән. Бу мәсьәлә буенча профилактика һәм даими игътибар белән генә яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкин. Моннан тыш, инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итмәү очраклары бар. Бу мәсьәләгә дә игътибар итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин фондның төбәк бүлеге элеккеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллинга  башкарган эше өчен рәхмәт белдерде. “Бу юнәлештә зур проблемалар булмауда сезнең дә өлешегез зур”, - дип өстәде ул.

Аннары Алексей Песошин Рамил Гайзатуллинга ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International