ТР Спорт министрлыгы: Красноярскида узган Кышкы Универсиада нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 8 медаль алып кайттылар

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан спортчылары  Красноярскида узган Кышкы Универсиадада лаеклы чыгыш ясап, спортның 5 төрендә медальләр яуладылар. Бу хакта бүген Татарстан спорт министры Владимир Леонов Красноярскида узган XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада Татарстан спортчыларының чыгышына нәтиҗә ясауга багышланган брифинг барышында хәбәр итте.

Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.

Владимир Леонов искә төшергәнчә, Красноярскида Кышкы Универсиада 2-12 март көннәрендә узды. Ярышларда 11 спорт төре буенча 3 меңнән артык  спортчы катнашты, 76 бүләк комплекты уйнатылды.

Россия җыелма командасы Универсиада ярышларының медаль зачетында - беренче урында. Россия спортчылары 112 медаль яулады, шуларның 41е алтын, 39ы көмеш, 32се бронза.

Шулай ук Татарстан спортчылары лаеклы чыгыш ясады. Россия җыелма командасы составында республиканың 9 югары уку йортыннан 25 кеше катнашты. 5 спорт төре буенча 8 медаль яуланды, 4 алтын, 3 көмеш, 1 бронза.

Красноярскида узган Кышкы Универсиадада Татарстаннан 50 волонтер катнашты. Аларның өлеше универсиада кунаклары һәм оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International