Алексей Песошин “КАМАЗ” заводына 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “КАМАЗ” заводына 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар юбилей датасы уңаеннан уздырыла торган чараларның планы турында фикер алыштылар. Аерым алганда, быел Чаллыда берничә проектны гамәлгә ашыру каралган. Шулай ук “КАМАЗ” заводында корпоратив чаралар комплексы планлаштырылган: китаплар чыгару, ветераннарны хөрмәтләү.

2019 елның 10 апрелендә Чаллыга РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козакның килүе көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International