Алексей Песошин “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019” саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019” саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР вице-премьеры - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

“Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019” XI халыкара икътисади саммит 24-26 апрельдә, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә  узачак.

Үзенең чыгышында Алексей Песошин быел саммитта 57 илдән һәм Россиянең 29 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашачак, дип билгеләде.

Икътисади саммитка әзерлек турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 1600 дән артык делегат теркәлгән.

Саммитның эшлекле программасына 50 тематик сессия кертелгән. KazanSummit кысаларында беренче тапкыр “PARKI” Бөтенроссия индустриаль парклар форумы, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Казакъстан Республикасының сәүдә-икътисади миссиясе, Россия-Индонезия бизнес форумы узачак.

Өченче тапкыр саммит кысаларында хәләл индустриясенең “Russia Halal Expo” халыкара күргәзмәсе оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International