Алексей Песошин гражданнарны тузган тораклардан күчерү буенча республика программасында катнашучылар белән очрашу уздырды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген көннең икенча яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә гражданнарны тузган тораклардан күчерү буенча республика программасында катнашучылар белән очрашу уздырды.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.

Очрашу барышында гражданнарга республика программасын гамәлгә ашыруга бәйле сораулар буенча аңлатма бирелде.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, программаның төп максаты – гражданнарның  иминлеген тәэмин итү.

Алга таба ТР Премьер-министры гражданнарның мөрәҗәгатен тыңлады һәм Яшел Үзән районы җитәкчелегенә тиешле йөкләмәләрен бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International