Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 860 мең квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстанда 860 мең  квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 35,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.  

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 385 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн. 490 мең сумлык 65 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 338 оешмага тикшерү уздырылган.

Республикада санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе белән бергәләп,  төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздыра. 1 апрельдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе 70 тикшерү уздырган, 22 нормадан тайпылыш ачыкланган. 16 административ беркетмә төзелгән, 30 мең сумга штраф салынган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының  социаль ипотека программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м. булган 838 фатирлык 165 йорт файдалануга тапшыру карала. 2019 елның 18 апреленә статистика органнарына 1 мең 628 фатирлык 29 йорт буенча (мәйданы 95,3 мең кв. м) хисап тапшырылган. 136 объект буенча инвестицион программа әзерлеге түбәндәгечә: 58 объект әзер диярлек,  26 объект – уртача әзерлектә, 52 объектта эшләр күп әле.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 54 яшь гаилә, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә. 5 апрельгә 33 күп балалы гаиләгә, 19 чернобыльчегә һәм 15 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.   

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 89 йортта эшләр бара. Бүгенгә 44 йорт әзер диярлек, 38е – уртача әзерлектә, 7сендә эшләр күп әле.

Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325  йорттан 3 мең 76 объект гамәлгә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International