Марат Әхмәтов: Татарстанда уҗым культураларының һәлак булуы икмәк бәяләренә йогынты ясамаячак

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстанда уҗымнарның һәлак булуы икмәк бәяләренә йогынты ясамаячак, аерым алганда, бәяләрнең артуына китермәячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Брифингның темасы – Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме.

Марат Әхмәтов шулай ук төбәктә язгы-кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Аерым алганда, министр хәбәр иткәнчә, Татарстанда 150 мең га мәйданда уҗым культуралары һәлак булган, зыян 1,5 млрд сум дип бәяләнә.

“Җәйгә якынлашканда беркайчан да игенгә һәм сөткә бәя күтәрелми. Әлегә мин икмәккә бәя артуга сәбәпләр күрмим”, - диде Марат Әхмәтов. - һәлак булган культуралар икмәк бәяләренә йогынты ясамаячак”.

Министр икмәк бәясендә онның бәясе 15-20% кына булуын билгеләде. “Икмәк бәясенең 80%ы башка сәбәпләр буенча формалаша. Бәлки, предприятиеләрнең үз технологик сәбәпләре бардыр. Елдан-ел икмәк куллану кими. Хәзер халык җан башына тәүлегенә 250-260 грамм икмәк куллана. Элек тулы куәтендә эшләгән предприятиеләрнең эш күләмнәре бүген 30-40% кына. Бу да үзкыйммәткә тәэсир итә. Ипи бит бер оннан гына пешми”, - дип ассызыклады  ул.

Быел барлыгы 561 мең га мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, шул исәптән уҗым бодае – 428, 6 мең га, көзге арыш – 126,9 мең га, тритикале – 5,3 мең га.

Төп чәчү эшләрен 10 майга төгәлләү планлаштырыла, дип белдерде Марат Әхмәтов.

Бүгенге көнгә Татарстанда 900 мең га чәчелгән, бу планның 52%ы. Шул исәптә язгы бөртекле культуралар - 604 мең га (62%), шикәр чөгендере - 52 мең га (81%), май культуралары - 100 мең га (37%), яшелчә – 420 га (20%). Бәрәңге 187 га мәйданда утыртылган.

Зәй, Буа, Чүпрәле, Аксубай, Актаныш һәм Нурлат районнарында чәчү эшләре югары темпта бара. Анда чәчүлек мәйданнарының 70% ында чәчелгән инде.

2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәменең суммасы 12,8 млрд сум тәшкил итә, шул исәптә РФ бюджетыннан - 4,1 млрд сум, ТР бюджетыннан - 8,7 млрд сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International