Татарстан Президенты: Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормышы һәм язмышы – безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә үрнәк

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Рәсми өлеш Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын йөртүдән башланып китте.   

Аннары Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы хәрби парад күрсәтелде. Җиңүнең 74 еллыгы белән россиялеләрне Россия Президенты Владимир Путин котлады.

Владимир Путин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан итте, шуннан соң Россия Федерациясе Дәүләт гимны яңгырады. 

Аннары Казанда Меңьеллык мәйданында җыелганнарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле парадта катнашучылар! Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре! Татарстанлылар һәм кунаклар! Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! 74 ел элек фашизм совет халкының каһарманлыгы һәм бердәмлеге, бөек хәрби һәм хезмәт батырлыгы алдында берсүзсез капитуляция ясады. Ул чакта барлык илләр, барлык халыклар Икенче бөтендөнья сугышында җиңүдә Советлар Союзының, безнең Кызыл Армиянең һәм күп милләтле совет халкының өлеше гаять зур булуын аңладылар», - диде Татарстан Президенты. 

«Без сугыштан кайтмый калганнарның якты истәлеге алдында баш иябез. Сугыш геройлары безнең йөрәкләрдә, алар „Үлемсез полк“ сафларында, һәйкәлләрдә һәм мемориалларда», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап Татарстан Республикасында Казан шәһәренең Җиңү Паркында Җиңүче гаскәригә һәйкәлгә иң яхшы проектка конкурс игълан ителде. 

«Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең белән горурланабыз, без сезнең батырлыкка сокланабыз. Сезнең тормышыгыз һәм язмышыгыз – безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә үрнәк. Без һәрвакыт сезнең васыятьләргә тугры булып калачакбыз, халкыбыз традицияләрен дәвам итәчәкбез, тынычлык, рәхимлек һәм гаделлек идеалларын саклаячакбыз, күп милләтле Ватаныбызның иминлеген тәэмин итәчәкбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

«Яшәсен безнең Җиңү! Җиңүче халыкка дан! Җиңү көне котлы булсын! Ура!» - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын. Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт гимны яңгырады. 

Шуннан соң Казан гарнизоны башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков парад расчеты гаскәрләрен йөреп чыкты, Татарстан Республикасы Президентына парадка әзер булуны җиткерде. 

Меңьеллык мәйданы буйлап марш белән Казан гарнизоны гаскәрләре, ЭЭМ һәм ГХМ хезмәткәрләре, Казан хәрби училищелары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, студентлар узды. Хәрби һәм махсуслаштырылган  техника, ретро-автомобильләр йөреп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International