Алексей Песошин химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 26 мае, якшәмбе

“Хөрмәтле химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез -  Химиклар көне белән котлыйм! - диелә котлау текстында.  -  Илебездә инде 50 елдан артык химикларны хөрмәтлиләр. Нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннары һәм хезмәткәрләре, гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, тармак институтларында укучылар һәм укытучылар катнашында тантаналы чаралар үткәрү күркәм гадәткә әверелеп килә.

Татарстанның данлыклы фәнни традицияләре һәм югары сәнәгый потенциалы бар. Бу илнең икътисади үсешен һәм аның финанс ягыннан тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Республиканың  химия һәм нефть химиясе предриятиеләрендә югары квалификацияле белгечләр эшли, алар яңа көндәшлеккә сәләтле продукция белән базарга чыга.

Хезмәтне ярату, белемгә омтылу, даими рәвештә үсештә булу Татарстанның яшь химикларының актив тормыш позициясенә әверелергә тиеш.

Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, яхшы кәеф һәм республика өчен кирәкле булган эштә уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International